Бүген "Макыл" терлекчелек комплексы базасында район башлыгы Марат Зиатдинов катнашында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм фермерлар өчен производство киңәшмәсе узды.
Киңәшмә башында "Макыл" ТК белгечләре" RegAgro"системасында терлекне теркәүне күрсәттеләр. РГВО башлыгы Марат Зыятдинов терлекләрне биркәү буенча укулар уздырды, шулай ук җитәкчеләр һәм фермерларга АЧСКА каршы көрәш буенча берничә таләпне җиткерде. Район башлыгы җитәкчеләрне һәм белгечләрне урыннарда Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә өзлексез эш оештырырга, фермаларда эшне өзмәскә, персонал белән инструктаж үткәрергә һәм белгечләр составыннан барлык бәйрәм көннәренә кизү торырга чакырды.
Сөт җитештерү һәм терлек үрчетү мәсьәләләре буенча җитәкчеләр тыңланды