2020 елда без ТАССР төзелүнең 100 еллыгын-безнең тарихта иң мөһим чорны билгеләп үттек.
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты карары нигезендә «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы»истәлек билгесе гамәлгә куелды. Истәлек билгесен тапшыру эше Нигезләмә нигезендә оештырылган иде.
Муниципаль район башлыгы карары буенча, Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән 35 югары осланлы «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел»дигән истәлекле билгеләр белән бүләкләнде.
Бүләкләнүчеләр арасында авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, мәдәният, социаль өлкә, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре дә бар иде. Бүләкләү тантаналы шартларда узды, бүләкләрне район башлыгы М.Г. Зиатдинов тапшырды. Кабат бүләкләүне булдырмас өчен, бүләкләнүчеләрнең фамилияләре реестрга кертелде.
Районның рәсми сайтында Ел дәвамында әлеге чараларны үткәрү турында мәгълүмат, фотоматериаллар урнаштырылды.