"Органик" укыту-методик үзәге җитәкчесе Валерий Гогин һәм УМЦ белгече Рәис Зарипов Рус Борнашы авылында урнашкан "Прокопьева А.И." крестьян-фермер хуҗалыгының симертү фермасында булдылар.
Ферма "герефорд"токымлы эре мөгезле терлек үстерә. "Органика" УМЦ терлекчелек һәм үсемлекчелекнең органик продукциясен җитештерү, өстәмәләр, гербицидлар һәм минераль ашламалар кулланмыйча эш оештыру белән шөгыльләнә. УМҮ бурычларының берсе-республикада органик җитештерүне сертификацияләү. Шуңа күрә бу юнәлеш буенча районның башка фермер хуҗалыкларын да җәлеп итү планлаштырыла.