Район башлыгының якынлашып килүче Яңа ел белән котлавы

2020 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан халкы һәм кунаклары!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм!
Узып баручы 2020 ел безнең барыбыз өчен дә җиңел булмады. Яңа ел безгә күбрәк тотрыклылык һәм иртәгесе көнгә ышаныч китерер дип ышанабыз.
Әйдәгез, теләсә кайсы тормыш ситуациясендә яхшыга өметләник һәм игелеккә ышаныйк. Әйдәгез, яхшы гамәлләр кылыйк, якыннарыбызга җылы сүзләр әйтик, бар кешегә кайгыртучанлык, хөрмәт һәм ярдәм күрсәтик! Ялгыз калган кешеләргә яхшылык һәм кайгыртучанлык күрсәтергә тырышыгыз! Иң мөһиме - күңел рухын, үз көчеңә ышанычны саклап калу, хезмәт һәм иҗат итү теләге.
Сезгә һәрвакыт якыннарыгызның җылысы һәм мәхәббәте, хезмәттәшләрегез һәм дусларыгызның хөрмәте белән уралып яшәвегезне, менә дигән кәеф һәм күңел күтәренкелеге теләп калам! Мәхәббәт, игелек һәм иминлек юлдаш булсын! Яңа ел котлы булсын!

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г. Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International