Сәет ветераны Николай Лабутовка 97 яшь тулды.
Район башлыгы Марат Зиатдинов бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Лабутовны туган көне белән котлады.
Николай Михайлович соңгы 10 елда кызы Татьяна белән Сәеттә яши. Ул район җитәкчесе килүен түземсезлек белән көтте. Ә ул бик шатланып, яңа елны ничек каршы алуы турында сөйләде.
Марат Зиатдиновның котлауларына Макыл авыл җирлеге башлыгы Алинә Матвеева һәм китапханәче Надежда Першина да кушылды.