Раштуа бәйрәме белән

2021 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

Барлык православие динендәгеләрне Раштуа бәйрәме - Бөек иман, мәхәббәт, мәрхәмәтлек һәм тынычлык бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Раштуаны бәйрәм итеп, без Христианлыкның бай традицияләрен генә түгел, ә үз тарихыбызга, рухи тамырларыбызга, кешелек кыйммәтләренә дә мөрәҗәгать итәбез.

Элек - электән бөтен христиан дөньясында Раштуаны иң шатлыклы һәм рухи бәйрәм - өмет, тынычлык һәм бәхет символы буларак хөрмәтлиләр. Шуның белән бергә, бу тормышка, эш-гамәлләргә аеруча игътибар белән карарга мәҗбүр итә торган мөһим вакыйга ул.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән тынычлык, сәламәтлек, киләчәккә ышаныч, үзара аңлашу һәм тотрыклылык телим.

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль район башлыгы М. Г. Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International