Сәүдә объектлары буенча рейд

2021 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

5 гыйнвар көнне сәүдә, хезмәт күрсәтү һәм транспорт объектларында гражданнар тарафыннан шәхси саклану чараларын куллануны контрольдә тоту буенча мобиль төркем әгъзалары районның торак пунктларында сәүдә объектлары буенча рейд үткәрделәр.
Сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре белән битлекләрне хезмәткәрләр һәм кибет сатып алучылар тарафыннан кулланудан баш тарткан өчен җаваплылык турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Закон бозу очраклары ачыкланмады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International