Яңа елның беренче эш көнендә Район балалар китапханәсе үзенең 2021 нче елда туган беренче укучыларын каршы алды.
Ел саен безнең китапханәнең беренче өч укучысына, сайланган китап белән бергә, китапханә хезмәткәрләре Күңелле Яңа ел сувенирлары бүләк итәләр.
Китапханәгә беренче булып яшь китап укучылар килде: Борһанова Алия, Крымова Ярослав, Аксянов Әмир һәм башкалар.
Кадерле укучыларыбыз, сезгә ял көннәре һәм яңа елда яхшы китаплар!