Оператив штаб мәгълүматларына караганда, авыруның актив фазасында 10 югары осланлы кала.
Югары Ослан районының коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабында хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә, 2021 елның 6 гыйнварында, районда 196 коронавирус йогышы белән зарарлану очрагы теркәлгән. Шуларның 185 кеше терелгән инде, 10сы дәвалауны дәвам итә, берсе вафат булды. Авырулар белән элемтәгә кергән 12 кеше күзәтү астында кала.
Исегезгә төшерәбез, бүген безнең районда зарарлануның өч яңа очрагы теркәлгән, республика буенча барлыгы - 90 авыру. Моннан тыш, Югары Ослан РҮХ җирлегендә эшләүче вакытлыча йогышлы авырулар госпиталеннән оператив мәгълүмат буенча, бүгенге көндә анда 41 кеше дәвалана.