Макылның иң яхшы спортчылары иң яхшылар исеме өчен генә түгел, ә Апас районы башлыгы Кубогы өчен дә көрәштеләр
Узган якшәмбедә Апас районы Иске Юмралы авылының боз мәйданчыгында Апас районы башлыгы кубогына алкалы хоккей буенча районара ярышлар узды. Югары Ослан районы вәкилләре Макыл авылы командасы иде. Бу хакта безгә команда капитаны Ирек Нуруллин сөйләде.
"Хоккей-иң матур һәм катлаулы спорт төрләренең берсе. Монда көч тә, җитезлек тә, реакция тизлеге дә, хәлне тиз бәяли белү дә кирәк. Нәтиҗәдә, бронза медаль өчен Идрәс-Тенәкәй һәм Рус Макылы хоккейчыларына көрәшергә туры килде. 5:2 исәбе белән макыллылар җиңү яулады», - ди Ирек Нуруллин.
Ярышлар тәмамланганнан соң командаларны тантаналы бүләкләү булды. Ярышларны оештыручыларга җылы кабул итүләре, кайнар аш һәм күмерләрдә самавыр ашлары, шулай ук безнең район балалары: Нуруллин Ирек, Гыйззәтов Марсель, Кучин Евгений, Әхтәмов Марат, Шәрипов Илдар, Серов Максим, Сәгъдиев Адель, Камалетдинов Айнур, Торгаев Сергей, Пятинин Денис, Морозов Артем, Хәлиуллин Айнур, Нефедов Артур өчен рәхмәт белдерәбез.