2021 нче елның 8 нче гыйнварында район үзәк китапханәсендә Юбилей һәм истәлекле даталарга багышланган «истәлекле даталар календаре» дип исемләнгән күргәзмә ачылды, анда ел дәвамында китап укучылар игътибарына 2021 нче елда билгеләп үтеләчәк илебез һәм чит ил язучыларының, шагыйрьләренең юбилей даталары, халыкара һәм һөнәри бәйрәмнәре һәм башка әһәмиятле даталар турында мәгълүмат биреләчәк.
Бүген күргәзмәдә 2021 елның гыйнвар юбилярлары тәкъдим ителде. Алар арасында танылган язучылар – Михаил Салтыков-Щедрин, Ромен Роллан, Илья Эренбург, Эрнст Гофман биографияләре, шулай ук аларның әсәрләре бар.