Бүген район мәдәният йортында рәссам-бизәүче Сирень Хафизова җитәкчелегендә тылсымлы фетрдан файдалы әйберләр ясау буенча балалар өчен мастер-класс узды. Балалар актив рәвештә эшкә алындылар һәм кәрәзле телефоннар өчен сумкалар һәм чехллар, модалы һәм оригиналь брелочкалар ясадылар. Балаларга актив катнашканнары һәм хезмәт сөючәнлекләре өчен рәхмәт белдерәбез!