Макыл хоккей мәйданчыгында тормыш кайный. Эш көннәрендә биредә фигуристлар шуа, балалар һәм яшүсмерләр хоккей уйный. Ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә мәйданчыкта өлкәннәр очраша.
Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, 9 нчы гыйнвар көнне, Рус Макылы яшьләр клубы тренеры-укытучысы Карпухин Павел җитәкчелегендә бозда ике команда: «Сокол» - студентлар яшьләр командасы һәм «Ягуар» - Рус Макылы Яшьләр клубында тәрбияләнүчеләр командасы очрашты. Уен кискен һәм компромисссыз көрәштә барды. Җанатарлар ярдәме белән рухландырылган уенчылар яхшы әзерлек дәрәҗәсен, җиңүгә омтылыш һәм чын спорт азартын күрсәтәләр.
Иптәшләрчә очрашу нәтиҗәләре буенча уен 13:11 исәбе белән «Сокол»яшьләр командасы файдасына тәмамланды.