Хөрмәтле Югары Ослан муниципаль районы прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сезгә, закон хезмәткәрләренә, зур вәкаләтләр һәм җаваплылык йөкләнгән. Гражданнарның социаль хокукларын һәм ирекләрен, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклауның сыйфаты сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле.
Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. И. Шакиров