Бюджет-2020

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Финанс елы тәмамланды, муниципаль бюджетның керем өлешенә башлангыч нәтиҗәләр ясалды. Консолидацияләнгән бюджетның пландагы керем күрсәткечләре 120,7% тәшкил итте. Районның 20 авыл җирлегеннән 19 җирлек бюджетның керем өлешен тулысынча үтәгән.
 Планны шактый арттырып үтәгән лидерлар арасында Борнаш, Олы Мәми, Карагуҗа, Введенский бистәсе, Вахитов, Мәйдан авыл җирлекләре бар. Печище авыл җирлегендә Керем планның 87,7% ын тәшкил иткән.
Салым органнары тарафыннан муниципаль хакимият органнары ярдәме белән юридик һәм физик затларның салым бурычларын түләтү эше дәвам итәчәк.
Муниципаль бюджетның керем өлешен арттыру торак пунктларның тотрыклылыгын һәм тормыш-көнкүрешен тәэмин итүне оештыруның, алга таба авылларны төзекләндерү буенча эшнең төп гарантиясе булып тора.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International