Югары Ослан муниципаль районы порталында һәм «Вконтакте» социаль челтәрендә җәмәгать пространстволарын-паркларны, скверларны, мәйданнарны, яр буйларын, урамнарны һәм башка территорияләрне сайлау буенча онлайн – сораштыру старт алды.
Сораштыру 2021 елның 15 апреленә кадәр дәвам итәчәк, 2022 елда төзекләндерү өчен территорияләр исемлеге төзеләчәк, шул исәптән ел дәвамында үткәреләчәк социологик сорашып белешүләр һәм иҗтимагый фикер алышулар нәтиҗәләрен исәпкә алып.
Әлеге иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча үз тәкъдимнәрегезне түбәндәге адрес буенча җибәрүегезне сорыйбыз gkh_vuslon@mail.ru