Россия матбугаты көне белән!

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан муниципаль районы матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез-Россия матбугаты көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм үз хезмәтләре белән бердәм мәгълүмат киңлеген тәэмин итүчеләрне, әхлакый ориентирларны бирүчеләрне берләштерә, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра. Сезнең ярдәм белән безнең районда яшәүче һәр кеше көндәлек тормыштагы вакыйгалар, яңалыклар, районда барган үзгәрешләр турында оператив рәвештә белү мөмкинлегенә ия.
Аерым рәхмәт сүзләре-матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары ветераннарына. Бүген тармакта күп нәрсә үзгәрде, ләкин, элеккечә үк, эш нигезе булып сезнең салынган традицияләр кала бирә.

Сезгә кызыклы яңалыклар, сюжетлар һәм геройлар, яңа иҗади уңышлар телим. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек телим.

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. И. Шакиров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International