Бүген Югары Ослан муниципаль районы оешуның 90 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан беренче туу турында акт теркәлде.
Югары Ослан муниципаль районында 2021 нче елда беренче бала булып 3520 гр авырлыктагы малай булды.
Сафроновлар Алексей һәм Мария гаиләсендә 2021 елның 8 гыйнварында Гордей исемле уллары туа, гаиләдә икенче бала.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова бәхетле ата-аналарны чын күңелдән әлеге күркәм һәм истәлекле вакыйга, уллары туу белән котлады.
Яңа туган сабыйның әти - әниләрен бу шатлыклы вакыйга белән Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин җылы котлады һәм тантаналы рәвештә беренче дәүләт документын-туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.