«Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос»Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы тәмамланды. Конкурста «Җир варислары» экологик түгәрәге укучылары Антонова Анжелика, Ногманова Диана, Каюмова Алинә, Цветкова Карина катнашты.
Конкурсның региональ этабы нәтиҗәләре буенча Анжелика Антонованың «Югары Ослан районының Энҗе бөртеге» эше жюри тарафыннан югары бәяләнде. Бүген Анжелика үзенең остазы, Өстәмә белем бирү педагогы Ухорская С.Ю. җитәкчелегендә конкурсның федераль этабында катнашырга әзерләнә. Анжеликаны җиңүе белән котлыйбыз һәм финалда уңышлар телибез.