"Район дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ лабораториясе белгечләре район хуҗалыкларының терлекчелек фермаларына көн саен яңа сөттән пробалар алу өчен баралар.
Стационар лабораториядә сыерлардан сөткә субклиник мастит булу - булмауга тикшеренәләр. Шулай итеп, һәр сөт-товар фермасында һәм терлекчелек комплексында җитештерелә торган сөт җентекле тикшерү уза. Мастит билгеләре табылса, ветеринария табиблары сәламәтләндерү буенча чаралар үткәрәләр.