Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2021 елның 16 гыйнвары, шимбә


2021 елда беренче оператив киңәшмә бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә узды.

Көн тәртибендә гадәттәгечә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары, керүче документларны карау мәсьәләләре бар. 2020 елда гражданнар хатлары, мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә йомгак ясалды, шулай ук «Халык контроле»системасына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләре белән нәтиҗә ясалды. Районның рәсми сайты белән эшләү, сайтка керү мәсьәләләре каралды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район башкарма комитеты раслаган барлык комиссияләрнең эше турындагы мәсьәләләр ел дәвамында шимбә киңәшмәләрендә каралачак.

Барлык сораулар буенча да район башлыгы җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирде
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International