Укытучы һөнәре безнең илдә иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булып санала. Укытучылар балаларга төрле өлкәләрдә кирәкле белем генә биреп калмыйча, аларга уңай кешелек сыйфатларын да сеңдерәләр һәм аларны олы тормышка әзерлиләр. Бүген мәктәпләрдә төрле фәннәрне укытуның яңа методикаларын актив үзләштерәләр, заман белән бергә атларга, сыйфатлы гына түгел, заманча белем бирергә тырышалар.
Укытучы эшендәге күрсәткечләрнең берсе-һөнәри осталык конкурсында катнашу, ул үз нәтиҗәләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
"Россия Ел укытучысы " - ул ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия масштабындагы бәйге. Аның максаты-укытучы һөнәренең абруен күтәрү һәм перспективалы һәм талантлы педагогларны билгеләү. Конкурста катнашучы өчен Җиңү бик мөһим, чөнки ул укытучының югары профессиональлеген генә түгел, ә аның мәктәбенең дәрәҗәсен дә раслый.
Районда «Россия Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабы старт алды, ул 19 нчы гыйнвардан 22 нче гыйнварга кадәр ике мәйданчыкта узачак: Югары Ослан урта мәктәбе һәм Югары Ослан гимназиясе. Барлыгы төрле фән өлкәләреннән 17 катнашучы килгән.