2021 нче елның 19 нчы гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы Соболевское авыл җирлегендә 50 ел бергә гомер иткән Росихиннар Александр Васильевич һәм Людмила Ивановна алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды. Алтын туй-ул 50 ел буе гаилә мөнәсәбәтләре кору буенча ирле-хатынлы авыр хезмәт нәтиҗәсе һәм күрсәткеч. Ирле-хатынлы Росихиннар лаеклы хезмәт юлы уздылар, өйдәге мәхәббәт, үзара аңлашуны һәм иминлекне саклап калдылар, лаеклы гражданнар итеп балалар, оныклар үстерделәр һәм тәрбияләделәр, оныклар тәрбияләүдә булышалар. Росихиннар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек, һәм хаклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
Бергә гомер итүнең 50 еллыгы уңаеннан ирле-хатынлы Росихиннарның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г.
Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Соболевский авыл җирлеге башлыгы О. Н.Майоровадан бүләк тапшыру белән юбилярларга бик күп җылы сүзләр әйтелде.