Игътибар! Вакансияләр!

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Халык санын алуга әзерлек һәм аны үткәрү белән бәйле рәвештә, Югары Ослан районының дәүләт статистикасы бүлегенә контролерлар кирәк.

Контролерлар 15 марттан 11 майга кадәр 58 көнгә җәлеп ителә. Контролер вазифаларына керә:

- исәпкә алу алды тикшерүе үткәрү;

- ВПНГА әзерлек эшләрен башкаруны оештыру, халык санын алуга әзерлекне тикшерү;

- 2021 елның 1 апреленнән 25 апреленә кадәр халык өчен, интернет челтәреннән файдаланып, халык санын алу тәртибе, исәпкә алу кәгазьләренең электрон формада сорауларына җаваплар тутыру турында консультацияләр үткәрү;

- исәпкә алучыларның эшен оештыру һәм контрольдә тоту;

- халык арасында сораштыру үткәрү һәм исәпкә алу документларын тутыру, исәпкә алу участогы бинасына килгән затларга;

- исәпкә алу документларын, хисап участоклары буенча мобиль җайланмаларны комплектлау һәм бүлү;

- исәпкә алучыларны халык санын алуны үткәрү тәртибенә өйрәтү;

- исәпкә алучыларның мобиль җайланмаларыннан(яки резерв SD-карталарыннан) тутырылган электрон исәпкә алу кәгазьләрен бушату һәм исәпкә алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилгә мәгълүмат тапшыру;

- исәпкә алу участогы составына керүче һәр хисап участогы буенча, шул исәптән, исәпкә алынган затларның саны һәм урыннары турында язма кенәгәсен көн саен тутыру, исәпкә алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилгә мәгълүмат тапшыру һ. б.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International