Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
Безнең районда Казан шәһәренең «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОСЫННАН «мобиль сырхауханә» күчмә медицина комплексы эшли. Эш графигы дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр.
Түбәндәге белгечләр катнаша: кардиолог, невролог, офтальмолог, уролог, кан тамырлары хирургы.
Мобиль комплекс безнең районда пациентларны түбәндәге торак пунктларда кабул итәчәк: Макыл, Шеланга, Куралово, Яр буе Морквашы.
21.01.21-29.01.2021 мобиль комплекс Макыл авылында урнашкан. Белгечләргә язылу өчен Макыл, Шеланга авылларының табиб амбулаторияләренә яки ФАП фельдшерларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Медицина күрсәткечләре буенча пациентлар Казан шәһәренең «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОсына дәвалануга җибәреләчәк.