Коргуза крестьян-фермер хуҗалыкларында гражданнарны күчмә кабул итү

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Гадәттәгечә гыйнвар аенда район җитәкчеләре район предприятиеләрендә һәм оешмаларында булалар, хезмәт коллективлары белән очрашалар, предприятиеләрдә гражданнарны кабул итәләр.

Бүген, 2021 елның 21 гыйнварында, «Лазарев» крестьян-фермер хуҗалыгында һәм «Цветкова»крестьян-фермер хуҗалыгында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Кызганычка каршы, сораулар булмады.

Мондый очрашулар 2021 елның 29 гыйнварына кадәр планлаштырылган, аларда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шакиров, район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Югары Ослан районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин да катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International