Хезмәт коллективларында очрашулар

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Ел башында район җитәкчелегенең предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары традициягә әйләнде.

18-22 гыйнварда барлыгы 12 очрашу булды, аларда 250 дән артык кеше катнашты. Хезмәт коллективлары белән район башлыгы Марат Зиатдинов, район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров, Югары Ослан районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин очрашты.

Башкарма хакимият адресына очрашулар кысаларында тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә кагылышлы төрле сораулар килә. Алар барысы да эшкә алынган, берсе дә игътибардан читтә калмаячак. Җитәкчеләр квартал саен «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмәләрдә мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше турында хисап тоталар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International