21 гыйнварда Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты рәисе Альбина Сабитова, Югары Ослан муниципаль районының мәдәният бүлеге начальнигы Гөлфия Абдуллина һәм профсоюз комитетының җирле бүлеге рәисе Любовь Таҗиева белән берлектә, мәдәният учреждениеләрен карап чыкты. Хезмәт коллективлары белән очрашу барышында Альбина Фәритовна профсоюз әгъзалары ала торган өстенлекләр турында сөйләде.
Санаторий-курортларда дәвалану һәм ял итүнең яңа мөмкинлекләре белән таныштырды, проблемалы сорауларны тыңлады һәм алар буенча тулы аңлатмалар бирде. Очрашу ахырында кунаклар өчен балалар сәнгать мәктәбе буйлап экскурсия үткәрелде.