Баш ветеринария идарәсе эшенә йомгак ясау

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең 2020 елгы эшенә йомгак ясалды.

Төп доклад белән идарә башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады. Узган ел безнең республика өчен ветеринария мәсьәләләрендә җиңел булмады. Бер ел эчендә кош гриппы белән авыруның 5 очрагы, кыргый кабан дуңгызларында Африка чумасының 4 очрагы һәм хайваннарның котыру очрагы 37 очракта теркәлгән. Ветеринария хезмәтенең барлык хезмәткәрләренең җайга салынган эше нәтиҗәсендә авырулар учаклары бетерелде. 
Чарада видеоконференцэлемтә режимында предприятие җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе эшенә йомгак ясау кысаларында республиканың иң яхшы ветеринария белгечләре бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район вәкиле дә бар. Ветеринария өлкәсендә озак еллар хезмәте өчен "Югары Ослан район ветеринария берләшмәсе"ДБУ баш эпизоотологы Гарифуллина Гельфизә Рәхимҗан кызына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәте белдерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International