Өлкән яшьтәге кешеләр янгын куркынычына аеруча дучар булган төркемгә керәләр. Физик, акыл һәм хис халәтләре начараю нәтиҗәсендә өлкәннәргә янгыннан саклану, аны булдырмау һәм ут чыккан очракта куркынычсызлык таләпләрен үтәү җитди проблема. Куркынычсызлыкны тәэмин итү -- өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән эшләүдә төп бурычларның берсе.
Профилактик эш кысаларында «Өмет утравы” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» ДБУ социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтне өйләрендә алучыларга янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрделәр.
Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга янгын чыгуның төп сәбәпләрен аңлаттылар, электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен ничек үтәү, янгын чыккан очракта нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Әңгәмә ахырында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшырдылар.