2021 елга Югары Ослан муниципаль районы буенча торак тапшыру планы 35 000 кв. м күләмендә расланган.
«Социаль ипотека» программасы кысаларында Югары Ослан авылында, Каштановая урамында төзелгән 24 фатирлы йорт хисабына торак тапшыру планлаштырыла. Шулай ук Иннополис шәһәрендә «Зион» ҖЧҖ төзелеш оешмасы тарафыннан таунхауслар төзелеше алып барыла. 2021 елда якынча файдалануга тапшыру күләме 7 000 кв.м. калган торак тәшкил итәчәк, ә бу 27 000 кв. м. тирәсе, индивидуаль торак төзелеше кысаларында халык тарафыннан төзеләчәк.