Бүген «Чемпион» С/К базасында Югары Ослан муниципаль районының 90 еллыгына багышланган ирләр командалары арасында баскетбол буенча район ярышлары узды.
Спортчыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова һәм районның спорт мәктәбе директоры Андрей Лукоянов сәламләде.
Турнир барышында урыннар түбәндәгечә бүленде::
3 урын - «Адмирал " командасы»
2 урынны Югары Ослан авыл җирлеге командасы яулады
1 нче урынны Куралово авыл җирлеге командасы яулады.
Ярыш призерлары кубок, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.