"Ак халатлы фәрештәләр" фестивале

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

1 февральдә Казанда ел саен үткәрелә торган «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах»фестивале старт ала. Фестиваль инде сигезенче тапкыр үткәрелә һәм медицина өлкәсенең булачак хезмәткәрләренә булачак һөнәр турында мөһим фактлар белергә, медицина белән якыннанрак танышырга ярдәм итә. Бу көнне медицина өлкәсендә эшләргә хыялланган укучылар Татарстанның үзәк район хастаханәләренә, шулай ук Казанның әйдәүче дәвалау һәм профилактика оешмаларына экскурсияләр белән килә алачаклар. 

Укучыларны һәм абитуриентларны кызыклы очрашулар, хикәяләр, медицина учреждениеләре буенча экскурсияләр һәм квестлар көтә. Университетның һәр факультеты эш бирүчеләр белән бергә үз белгечлекләрен тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» Медицина фестивале – бу масштаблы һөнәри юнәлеш бирү чарасы, аңа ел саен 3,5 мең кеше йөри. Фестивальгә килергә теләүчеләр фестиваль программасы турында тулырак мәгълүматны КДМУ сайтында алырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International