Бүген, 25 нче гыйнварда, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Совет аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында коммуналь хезмәтләр эше, инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге, район территориясендә автобус элемтәсе эше һәм авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарын үткәрү мәсьәләләре каралды.