Шәхси эшмәкәрләр ПСН, УСН һәм ЕСХН 2021 елның 1 февраленнән касса чегында товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең атамасын һәм аларның санын чагылдырырга тиеш. Мондый бурыч 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясындагы 17 өлешендә каралган.
Элегрәк күрсәтелгән шәхси эшмәкәрләр өчен отсрочка каралган иде һәм чекта «товар» яки «хезмәт»күрсәтергә мөмкин иде.
Чекта товарның яки хезмәт күрсәтүнең номенклатурасы булмаган өчен (КоАП 14.5 ст.4 ө.) штраф каралган: вазыйфаи зат өчен - 3 мең сум, хосусый эшмәкәр яки оешма өчен-10 мең сум.