Белдермә

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2021 нче елның 28 нче гыйнварында сәгать 10.00 да район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы алтынчы утырышы була.
Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:
1. Югары Ослан муниципаль район Советының 2020 елның 14 декабрендә кабул ителгән 4-49 номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында " карарына үзгәрешләр кертү турында»;
2. Югары Ослан муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының 2020 елгы эше турында;
3. Югары Ослан муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турында;
4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан коммерциячел булмаган оешмалар (сәяси партиядән тыш) белән идарә итүдә яисә аларның коллегиаль органнары составына керү өчен яллаучы (эш бирүче) вәкиленең рөхсәтен алу тәртибе турындагы нигезләмәне юкка чыгару хакында" 2006 ел, 7 нче июнь, 369 нчы номерлы карары;
5. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы каршындагы Муниципаль хезмәт мәсьәләләре советы составына үзгәрешләр кертү турында;
6. Югары Ослан муниципаль районы Яр буе Морквашы авыл җирлегенең генераль планын раслау турында һ.б.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International