Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм регламент буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде:
1.Югары Ослан муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турында;
2.Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан яллаучы (эш бирүче) вәкиленең коммерцияле булмаган оешмалар (сәяси партиядән тыш) белән идарә итүдә бердәм башкарма орган буларак катнашу яисә аларның коллегиаль идарә органнары составына керү өчен рөхсәт алу тәртибе турындагы нигезләмәне юкка чыгару турында.
Югары Ослан муниципаль районы Советының юридик бүлеге начальнигы Надежда Пичугина комиссия әгъзаларына карарлар проектларын тәкъдим итте.
Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм әлеге карар проектларын район Советы утырышында карап тикшерүгә чыгарырга тәкъдим иттеләр.