Декларация кампаниясе башланды

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының утырышлар залында район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Зөһрә Сөләйманова Югары Ослан муниципаль районы депутатлары белән үзләренең һәм гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы бурычлары турында мәгълүматларны тутыру буенча әңгәмә – консультация үткәрде.
Депутатларга керемнәр турында яңа форма – «БК белешмәләре»буенча мәгълүмат тутыру тәртибе аңлатылды. Депутатлар тарафыннан тутыру кагыйдәләре каралды, депутатлар тарафыннан мәгълүматларны тутыру буенча еш хаталар санап үтелде. Әңгәмә барышында катнашучылар белешмәләр бүлекләрендәге кыенлыклар тудырган конкрет сораулар бирү мөмкинлегенә ия булдылар.
Белешмәләрне тутыру буенча методик рекомендацияләр белән районның рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору " бүлегендә танышырга мөмкин»
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International