Иртәгә, 29 гыйнварда, Югары Ослан районы территориясендә контроль-профилактика рейды узачак, аның барышында ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрнең руль артына утыруын тикшерәчәк.
Булачак чара турында Югары Ослан ЮХИДИ начальнигы Альберт Борһанов сөйләде.
- Полиция хезмәткәрләре төп игътибарны машина йөртүчеләрнең торышына юнәлтәчәк, әмма аларның балаларны ташу кагыйдәләрен үтәүләре дә контрольдә булачак. Гомумән алганда, безнең машина йөртүчеләр тәртипле һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтиләр, шуңа да карамастан, берничә көн эчендә инспекторлар балалар өчен махсус җайланмалардан файдаланмыйча гына балаларны йөртүче өч машина йөртүчене җаваплылыкка тарттылар.