Мәдәният учреждениеләре директорларының атналык киңәшмәсе

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

28 гыйнварда район мәдәният учреждениеләре директорларының атналык киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә кысаларында учреждениеләрнең агымдагы эше турында фикер алыштылар. Югары Ослан муниципаль районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеген ачу һәм туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын ачуга аерым игътибар бирелде. Район китапханә челтәре учреждениеләре тарафыннан сыйфатка бәйсез бәя бирүнең кирәклеге турында әйтелде. Шулай ук «Созвездие-Йолдызлык»республика конкурсына әзерлек мәсьәләсе дә каралды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International