Бүген, 2021 нче елның 29 нчы гыйнварында, район мәдәният йортында «Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитетының 2020 нче елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 нче елга бурычлар турында»дигән темага гражданнар җыены булып узды. Җыен эшендә Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Зиатдинов Марат Галимҗан улы, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы, Югары Ослан районы прокуроры Егоров Василий Иванович, шулай ук район хезмәтләре җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, авыл халкы катнашты.
Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Раков Вячеслав Юрьевич «Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитетының 2020 нче елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре, керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджет үтәлеше, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне үтәү, шулай ук 2021 нче елга Югары Ослан авыл җирлеге территориясен үстерү планнары турында чыгыш ясады., «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУ участок урманчысы Пензен Виктор Владимирович «2021 елгы янгын сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү турында»чыгыш ясады.
Югары Ослан авыл җирлегенең 2020 нче елгы эшенә йомгак ясалды һәм 2021 нче елга бурычлар билгеләнде.
Җыен ахырында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм вакыйгалар турындагы тарихи истәлекне саклауга зур өлеш керткәннәре, Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы проектларын һәм чараларын әзерләүдә һәм тормышка ашыруда актив катнашканнары өчен Югары Ослан муниципаль районы ветераннар советы рәисе Троицкая Римма Сергеевнага рәхмәт белдерелде.