Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында район палаталары рәисләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле катнашында чираттагы оператив киңәшмә узды.
Көн тәртибендә гадәттәгечә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары, керүче документларны карау мәсьәләләре бар. Шулай ук «Халык контроле» системасында эшләү, районның рәсми сайты, сайтка керү турында мәгълүмат та каралды.
Барлык сораулар буенча да район башлыгы җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирде.