Бүген район мәдәният йортында традицион балалар киносеансыннан соң чираттагы мастер-класс булды. Бу юлы рәссам-бизәүче Хафизова Сирень җитәкчелегендә балалар Югары Ослан районының юбилей елы уңаеннан открыткалар ясадылар.
Балаларга районның истәлекле урыннары һәм үрнәкләре тәкъдим ителде. Юбилей открыткалары гадәти булмаган һәм якты килеп чыкты!