Хезмәт коллективларында очрашулар тәмамланды

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

18 гыйнвардан район җитәкчелегенең предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары оештырылуы турында сөйләдек инде. 1 декабрьдә соңгы очрашу булды. Очрашулар графигына авыл хуҗалыгы, сәнәгать, энергия һәм газ белән тәэмин итү, элемтә, урман хуҗалыгы, янгын часте предприятиеләре керде. Барлыгы 17 очрашу узды, 350 дән артык кеше катнашты.
Район җитәкчелеге адресына төрле тематика буенча 42 сорау керде: юлларны төзекләндерү һәм чистарту, юл хәрәкәте иминлеге, яңа урамнарны газлаштыру, су белән тәэмин итү системасын ремонтлау һәм урамнарны яктырту, чаңгы базасын яктырту, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, район мәктәпләрендә температура режимы, этләрне тоту һәм башкалар. Барлык сораулар да эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International