2021 елның 25 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр Иске Оскол шәһәрендә (Белгород өлкәсе) ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча Россия Кубогы ярышлары узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында әлеге ярышларда Югары Ослан спорт мәктәбе спортчылары Голубина Анастасия һәм Кузьмичев Даниэль катнашты.
64 кг. га кадәр авырлык категориясендә безнең тәрбияләнүче Голубина Анастасия чыгыш ясады. Анастасия сүзләренә караганда, чыгыш уңышсыз чыккан, чөнки 6 нчы урыннан бары тик 3 алымны гына гамәлгә ашыра алган, тик спортчы шулай да Россиянең иң көчле спортчылары алтысына керә алган. Анастасия 190 кг ике төр ярыш суммасында (87кг ыргылыш һәм 103кг этеп) 17 катнашучының бишенчесе булды. Пьедесталның өченче баскычына кадәр 5кг. җитмәде.
89 кг га кадәр авырлык категориясендә безнең тәрбияләнүче Кузьмичев Даниэль чыгыш ясады. Спортчы Россиянең иң көчле авыр атлетлары арасында 10 нчы урынга керде һәм 9 нчы урынны алды. Бу категориядә бөтен Россиядән 26 ир-ат катнашты. Ике төр ярыш суммасында Даниэль 328 кг (ыргылып күтәрүдә-148 кг һәм этеп күтәрүдә-180 кг) күтәрде. Даниэль 2003 елда туган. Әлеге ярышларда чыгыш ясап, ул Россия Федерациясе Кубогында иң яшь катнашучыларның берсе булды.
Голубина Анастасия һәм Кузьмичев Даниэль Россиянең Авыр атлетика буенча җыелма командасы әгъзалары һәм «спорт мастеры» исеменә ия.
Тренер Ришат Мансуровны һәм спортчыларны лаеклы нәтиҗәләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар һәм сәламәтлек телибез!