Гер спорты буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

30-31 гыйнвар көннәрендә Биектауда республиканың иң көчле егетләре һәм кызлары арасында гер спорты буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелеге булып узды. Әлеге ярышларда безнең район данын тренер Осянин Игорь Александрович җитәкчелегендә Югары Ослан спорт мәктәбенең 2 командасы яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең герчеләр шәхси зачетта 13 призлы урын һәм тагын 3 команда призлы урын яуладылар.
Кече егетләр һәм кызлар арасында::
1 урын-Самарников Алексей һәм Никитина Юлия, Кузина Анастасия
2 урын-Сәлахетдинов Валерий һәм Тарасов Константин
3 урын-Болотова Рада, Мельникова Наталья.
4 урынны Мукаев Семен алды, аңа кискен көрәштә берничә килограмм республика беренчелеге призеры булырга җитмәде.
Гомумкоманда зачетында кече яшьтәге егетләр һәм кызлар командасы 2 урынны яулады.
Өлкән егетләр һәм кызлар арасында :
Үз үлчәү һәм яшь категорияләрендә 1 урынны Хабаров Азат һәм Сафиуллин Рафаэль яуладылар;
2 урын-Кәримов Андрей, Тюркин Дмитрий һәм Маркелова Алена;
3 урын-Плохова Никита.
Тренеры Максим Сәлахетдинов булган Макарова Виктория призлы урынга аз гына гына гына җитмәде, нәтиҗәдә, 4 урынны алды.
Алмаз Абзалов республиканың иң яхшы спортчылары бишлегенә керде.
Гомумкоманда зачетында өлкән егетләр һәм кызлар командасы 1 урынны яулады.
Беренче Тапкыр Югары Ослан спорт мәктәбенең герчеләр командасы гер спорты буенча эстафетада катнашты һәм 3 нче урынны яулады.
Игорь Александровичны һәм егетләрне чын күңелдән югары спорт нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын телибез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International