Бөтен республика буенча «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин йөкләмәсе буенча гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларны сыйфатлы тукландыру өчен шартлар булдыруны тикшерү буенча депутат рейдлары уза.
1 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов муниципаль районның өч мәктәбендә: Макыл, Куралово һәм Татар Борнашы мәктәпләрендә балаларны тукландыруның сыйфаты белән кызыксынды.
Өч мәктәптә 153 башлангыч сыйныф укучысы белем ала. Алар барысы да бер тапкыр кулланыла торган кайнар ризык белән тәэмин ителгән.
5-11 сыйныфларда белем алучы 351 укучы 1 тапкыр туклана. Бер тапкыр кулланыла торган туклану бәясе 32 сум тәшкил итә.
Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов район мәктәпләрендә кайнар ашның торышын уңай бәяләде.
Февраль аенда ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында мәктәп ашханәләренә йомгак ясалачак. Төп мәсьәлә-Татарстан мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру.
Партиянең Югары Ослан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фәридә Янтыкова