2021 елның 30 гыйнварында Яңасала авылында яшәүче Фәйзуллин Марат Юсуп улына 90 яшь тулды. Вахит авыл җирлеге башлыгы Кәримов Ф.Р., Вахит авыл китапханәсе мөдире Салимуллина С. Л., Вахит авыл мәдәният йорты мөдире Сафина Ф. Г. алар Марат Йосыповичны чын күңелдән котладылар, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм Мулланур Вахитов исемендәге авыл халкы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Марат Йосып улы 2002 елдан 2019 елга кадәр Вахитов мәчетендә имам-хатыйб булып хезмәт итә. Ул натурасы буенча киң күңелле кеше. Хезмәт итү дәверендә ул Мулланур Вахитов исемендәге авыл халкының ихтирамын казана.
Юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге телибез!