Гражданнарны кабул итү

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Бүген, 2 нче февральдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. 4 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: күп балалы гаиләгә җир кишәрлеге бирү, крестьян-фермер хуҗалыгын киңәйтү һәм Введенская Слобода авылында кафе төзү.
Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, алдан язылу өчен 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International