2 февраль – Россиянең Хәрби дан көне-совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен Сталинград янында тар-мар итү көне.
Район үзәк китапханәсендә әлеге истәлекле датага багышланган «Волжская твердыня» дигән китап күргәзмәсе, анда тарихи һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук Бөек Ватан сугышының әлеге кырыс чорын яктырткан вакытлы басмалар урын алды.
Әсәрләрнең авторлары-Виктор Некрасов, Юрий Бондарев, Василий Чуйков, Константин Симонов, Алексей Исаев, Николай Никулин, Михаил Алексеев һәм башкалар.
Сталинград сугышы-Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларының иң мөһим генераль бәрелешләренең берсе.
Кызыл Армиянең Сталинград астындагы җиңүе сугышның алга таба барышына йогынты ясый. Советлар Союзы стратегик инициативаны ала һәм аны 1945 елның маенда Гитлер Германиясен тулысынча тар-мар иткәнче тота.